Андерсенның мавыктыргыч әкиятләре! (6+)

Халыкара балалар китабы көнендә Үзәк балалар китапханәсенең яшь китап сөюче дуслары  гаҗәеп сәяхәткә, Һанс Христиан Андерсенның әкиятләр дөньясына юл тотты. Әдәби бәйрәм вакытында балалар әлеге күркәм язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды.  

IMG-20210401-WA0033
IMG-20210401-WA0029
IMG-20210401-WA0028

Укучылар Андерсенның танылган әкиятләре буенча «Әкият геройларын таны», «Табылган әйберләр бюросы», «Иң яхшы белгеч» бәйгеләрендә актив катнашты. «Андерсен әкиятләре мозаикасы» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, әсәрдән өзекне тыңлап, аның исемен белделәр, тасвирлау буенча әкият геройларын атадылар, «Дюймовочка» һәм «Гадкий утенок» әкиятләреннән пазллар җыйдылар.
Чара азагында «Истинная правда» мультфильмы күрсәтелде һәм соңыннан аның буенча фикер алышу үтте.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: